Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Видео: Уфада исерек пассажир аркасында такси полиция бинасына килеп бәрелгән

Юл-транспорт һәлакәте аркасында, металл-пластиктан эшләнгән керү урынына җитди зыян килгән.

Уфада исерек пассажир аркасында такси машинасы полиция бинасына килеп бәрелгән, дип хәбәр итә “Башинформ”.

Кичә кич “Деу Нексия” такси машинасы Уфада Урман техникумы урамындагы полиция бүлеге бинасына килеп кергән. Юл-транспорт һәлакәте аркасында, металл-пластиктан эшләнгән керү урынына җитди зыян килгән.

Ачыкланганча, биредә таксист гаепле түгел. Арттагы утыргычтагы исерек пассажир туктап тору тормозын ычкындырган һәм машина китеп барып, бинага барып кергән.
 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев