Зәй районында чыккан янгында ике кеше зыян күргән
Хәвеф-хәтәр

Зәй районында чыккан янгында ике кеше зыян күргән

Янгын Бура-Киртә авылында 148 квадрат метр мәйданда чыккан.

Зәй районында торак йорт һәм каралты-курага ут капкан, ике кеше зыян күргән, дип «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Янгын бүген төнлә Бура-Киртә авылында 148 квадрат метр мәйданда чыккан.

Кул һәм аяклары пешкән 55 яшьлек ир-атны Чаллы хастаханәсенә озатканнар. 51 яшьлек хатын-кызның да тәне пешкән.

Янгынның башлангыч сәбәбе – электр җиһазларын файдалану кагыйдәләрен бозу.

http://tatar-inform.tatar


Нет комментариев