92 тапкыр  кан бирүче
Кичә, бүген, иртәгә

92 тапкыр кан бирүче

Бөтендөнья Донор көне алдыннан (14 июньдә билгеләп үтелә) Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлеге хезмәткәрләре түләүсез кан бирү акциясендә катнаштылар.

Әйтик, оператив дежурный ярдәмчесе Рим Мөбарәков Шәмәрдәндәге урнашкан плазма үзәгендә 680 миллилитр плазма тапшырды. Рим Рәүф улы - Россиянең Мактаулы доноры, шул исемдәге күкрәк билгесенә ия. Полиция прапорщигы Р.Мөбарәков барысы 92 тапкыр кан бирде.

Нет комментариев