Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Керәнне авылында гомер итүче тыл һәм хезмәт ветераны Җиһанур Зиннәт кызы Камалиеваны 85 яшьлек юбилее белән котладылар

Керәнне авылы клубы мөдире һәм Мичән авыл җирлеге башлыгы Гараев А.А. Керәнне авылында гомер итүче тыл һәм хезмәт ветераны Җиһанур Зиннәт кызы Камалиеваны 85 яшьлек юбилее белән котлады.

Юбилярга ООО Саба җәмгыятенең Мичән филиалы директоры Нуриев А.Г. иганәчелегендә истәлекле бүләк тапшырылды.Җиһанур апа ачык йөз белән каршы алды, үзенең тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашты, авыр сугыш елларының хатирәләрен сөйләде, онытмыйча хәлләрен белеп торган өчен бик зур рәхмәт әйтеп калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев