Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

"Мин ташламакчы булып, Йөрдем конфет суырып"

Тәмәкене ничек ташларга?

Тәмәке ташларга
Кушалар врачлар да.
«Лекция» укый хатын да
Шул тәмәке хакында.
- Сиңа нәрсә булгандыр,
Ике пачка «Беломор»
Көн саен син ашыйсың,
Күпме расход ясыйсың,
Бик күп китә акча, - ди, -
Җитәр инде, ташла, - ди.
Ике пачка «Беломор»
Җитми әле миңа ул.

Мин ташламакчы булып,
Йөрдем конфет та суырып.
Канәфер чәйнәп бактым,
Чиминкәсен дә чактым.
Һич тә ташлап булмый бит,
Көн дә бер кило конфет,
Яхшы шоколад ашыйм,
Имеш, тәмәке ташлыйм.
Өйрәнеп китте авыз,
Тәмлесен тели явыз,
«Беломор»ны ташладым,
«Казбек» тарта башладым.

Бари Рәхмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев