Мишәбашта мемориал ачылды: авыл халкы сугышта катнашкан авылдашларының исемнәрен мәңгеләштерде [+фото]
Мишәбаш авылы халкы быелгы 9 майны үзгә бер шатлык хисләре белән үткәрде. 98 хуҗалыклы әлеге авылдан сугышка 110 кеше киткән. Яу кырында җиңү өчен көрәшкән авылдашлары истәлегенә мемориалны күптәннән көткән алар.
Бу хакта халык җыеннарында да җитәкчеләргә берничә тапкыр җиткергәннәр. Тырышкан морадына ирешкән, диләр бит. Мишәбаш халкы да бердәм булып, сугышта катнашкан авылдашларының исемнәрен мәңгеләштергән. 8 май көнне авыл уртасында, мәдәният йорты янәшәсендә, бик матур җирдә мемориал ачылды. Ул узган ел җыелган үзара салым хисабына төзелгән.
-Мемориал төзелә башлауга күзәтеп, сөенеп, көтеп тордык. Бик матур килеп чыккан, рәхмәт төзүчеләргә, - ди авыл халкы.
Мемориал диварларына 110 ветеранның исеме язылган. Каршысына брусчатка җәелгән, җәен шаулап чәчәкләр дә үстерер өчен газон ясалган.
-Мин үзем туган авылымны бик яратам. Мөмкинлектән чыгып, ярдәм итәргә тырышам. Авылда шундый истәлекле, хәтерне яңартып торучы мемориал кирәк иде. Үзебезнең авылга бер яхшылык булсын дип алындык. Эшне урынын чистартудан, агачларны кисүдән башладык. Әти-әниебез истәлегенә бер пар чыршы да алып кайтып утырттым. Камиллекнең чиге юк диләр. Алга таба да мемориалны тәртиптә тотасы, матурлыйсы була, - ди мемориалны төзүче Саба "Мелиорация" күчмә механикалаштырылган колоннасы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Илдус Талипов.
Мемориалны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов, ветераннар советы рәисе Расих Сабиров катнашып, бәйрәм сәламнәре җиткерде, ветераннарга рәхмәт сүзләре ирештерде, ил-көнгә иминлек теләде. Авыл халкы, мәктәп укучылары сугышта катнашкан авылдашларын искә алып, бәйрәм итте бу көнне. Мемориалга чәчәкләр, веноклар салды. Бәйрәм өлкәннәрне хөрмәтләп, чәй табыны артында дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев