Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сәгыйтовлар медаль алды

Балаларны яклау көнендә Казан кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күп балалы гаиләләрне «Ата-ана батырлыгы» медале белән бүләкләде.

Тантаналы чарага  безнең районнан тугыз бала әти-әнисе Гөлнара Әмир кызы һәм Фәргать Тәлгать улы Сәгыйтовлар  чакырылган  иде. Аларга һәм Казаннан, республика районнарыннан тагын 4 гаиләгә  «Ата-ана батырлыгы» Татарстан Республикасы медальләре беренче тапкыр тапшырылды. Әлеге зур бүләк җиде һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләп үстергән гаиләләргә бирелә. Медаль алучылар арасында төрле милләт вәкилләре – удмуртлар, татарлар, руслар, мордвалар бар.

“Балаларны тәрбияләү сезнең тормышыгызның эшенә әверелде.  Сез гаилә институтының абруен ныгытуда лаеклы үрнәк булып торасыз, ата  һәм ана абруен күтәрүгә зур өлеш кертәсез. Сезгә зур гаилә бәхете, иминлек, үзара аңлашу һәм рухи уңайлылык телим", – диде Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев