Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Шәмәрдән үзәк мәчетендә икенче тапкыр Коръән уку бәйгесе үткәрелде

Шәмәрдән үзәк мәчетендә икенче тапкыр Коръән уку бәйгесе үткәрелде. Изге чарада 40ка якын бала катнашты, иң кечкенәсенә 2,8 яшь иде.

Мәчет имамы Дамир хәзрәт Газизов  чараның мөһимлеген, Коръән укуның әһәмиятен аңлатты. Башта мәктәпкәчә яшьтәге балалар көч сынашты. Алты яшьлек Таһир Гомәров үз яшенә күрә яхшы нәтиҗә күрсәтте, ул яттан 18 сүрә сөйләде, иң күп сүрә белүче дип (31 сүрә)  Әмир Газизов танылды. Җиңүчеләр 1-3 класска кадәр, 10 яшьтән өлкәнрәкләр кызлар һәм малайлар арасында аерым билгеләнде. Катнашучылар арасында Коръәнне иң яхшы укый белүчеләр дип Аишә Мортазина, Камилә Гурьянова, Әхмәт Филиппов табылды.  Ахырдан һәр балага күчтәнәч пакетлары таратылды. “Әниләр дә, балалар да конкурстан бик сөенеп, канәгать булып һәм оештыручыларга рәхмәт әйтеп  киттеләр",– дип фикерен уртаклашты соңыннан мөгаллимә Илзирә Галиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев