Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Татарстанның 5 районында гына язгы чәчү башланмаган

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 27 апрель көненә булган оператив мәгълүматларына караганда, Әтнә, Балтач, Менделеевск, Саба һәм Теләче районнарында гына чәчү эшенә керешмәгәннәр - туфрак өлгерүен көтәләр.

Тулаем алганда, республикада 103,6 мең гектар мәйданда сабан культуралары чәчелгән. Бу - пландагы мәйданның 6 %ы дигән сүз. Бөртекле сабан культуралары 80,4 мең гектар мәйданда (8 %) чәчелгән. Аерым алганда - 6,7 мең гектар бодай, 55,8 мең гектарда арпа чәчелгән.

Пландагы чәчү эшенең башкарылу күләме буенча Зәй районы игенчеләре алда бара. Биредә планлаштырылган мәйданның 22 %ында (11,5 мең гектар) сабан культуралары чәчелгән инде. Сарманда да эш яхшы оешкан - 19 % (10,3 мең гектар) эш төгәлләнгән. Нурлатта чәчү эшенең 17 %ы (8 мең гектардан артык) төгәлләнгән.

Республикада 4,3 мкң гектарда (7 %) шикәр чөгендере дә чәчелгән. Уҗым культураларын тукландыру эше төгәлләнеп килә - 27 апрельгә уҗымнарны ашлау планлаштырылган мәйданның 90 %ында (516,9 мең гектар) башкарылган.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев