Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

30 сентябрь — Өлкәннәр көне алдыннан Шәмәрдәндә яшәүче Гөлсем Вәлиева үзенең гомер бәйрәмен — 90 яшен каршылады [+фото]

Арча районы Чөмә-Елга авылында туып-үскән Гөлсем апа сугыш чорындагы авырлыкларны бүген дә тетрәнеп искә ала.

«Гәүдәле булгангадыр, урманны төптән кисүче итеп гел мине куялар иде. Ат урынына эшләдек. Эшләп үлмисең икән», - ди ул. Шулай ук туган авылында артильдә эшләп, фронтка киемнәр тегәләр. 1952 елда Шәмәрдәнгә күченеп килеп, ире Габделхәй белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Гөлсем апа лаеклы ялга чыкканчы мех әйберләре тегү фабрикасында эшли. Хезмәттән курыкмый, эштән ямь, тәм таба. Бүген дә биш вакыт намазын калдырмый. Аңа юбилее уңаеннан башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев Путинның Котлавын тапшырды. Социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Ху­җин, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев та тыл ветеранын тәбрикләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев