31нче июль кичендә Шекше мәдәният йорты каршындагы ачык мәйданда "Йолдызлар кабынганда" дип исемләнгән күңел ачу кичәсе булды.
Клоуннар Чупа һәм Чупс, мультфильм герое Карлсон балалар һәм тамаша карарга җыелган өлкәннәр белән кызыклы уен-ярышлар оештырып, барлык катнашучыларга да бүләкләр, "Чупа-чупс" кәнфитләре өләште. Малайлар һәм кызлар катнашында әзерләнгән концерт программасын да тамашачылар яратып карады.


Нет комментариев