“Ак калфак”ка әзерләнәбез
Районыбыз 17-19 июльдә Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы "Төп нигез", "Васыятьнамә" темаларына күчмә утырыш үткәрергә әзерләнә.
Мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Заһидуллин әйтүенчә, Сабага халкыбызның гореф-гадәтләре, милли традицияләре белән танышу, өйрәнү өчен Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән (СНГ) өч көнгә 150ләп кеше килүе көтелә. Шәмәрдән, Олыяз, Кече Шыңар, Югары Симет, Шекше, Явлаштау, Кызыл Мишә, Миңгәр авылларында, район үзәгенең үзендә "Кияү мунчасы", "Самавыр агарту", "Сөннәт бәйрәме", "Су юлы күрсәтү", "Читән алу", "Нигез боткасы", "Безнең урам уеннары", "Бирнә әзерләү" йолалары, "Орчык өмәсе", "Такмак әйтеш", "Әтәч тоту" уеннары, йон эрләү буенча мастер-класс, "Утын кисү", "Көянтә белән су ташу", "Кашыкка йомырка кабып йөгерү", "Капчык киеп йөгерү", "Чүлмәк вату" ярышлары белән танышу каралган. Программада гаилә тарихларын кадерләп саклаган кешеләр белән аралашу, татарның бөек артисты Шәүкәт Биктимеров туган авылы белән танышу кебек чаралар да бар. Эшлекле сәяхәт Лесхозда пленар утырыш белән тәмамланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев