Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Авыру узар әле дип икешәр көн өйдә ятучылар бар, бу зур ялгышлык» ...

Район үзәк хастаханәсе табибларының төрле җәмәгать оешмалары вәкилләре белән очрашып, медицина өлкәсендәге иң мөһим мәсьәләләр хакында сөйләшүе зур хуплау тапты. Шушы көннәрдә район үзәк китапханәсендә «Сөембикә» клубы әгъзалары белән баш табиб Марат Йосыпов һәм онколог Рәшид Гыйлаҗев катнашында очрашу узды. «Төрле авыруларны кисәтүдә - халык белән күзгә-күз очрашып сөйләшү, иң...

Район үзәк хастаханәсе табибларының төрле җәмәгать оешмалары вәкилләре белән очрашып, медицина өлкәсендәге иң мөһим мәсьәләләр хакында сөйләшүе зур хуплау тапты. Шушы көннәрдә район үзәк китапханәсендә «Сөембикә» клубы әгъзалары белән баш табиб Марат Йосыпов һәм онколог Рәшид Гыйлаҗев катнашында очрашу узды. «Төрле авыруларны кисәтүдә - халык белән күзгә-күз очрашып сөйләшү, иң уңышлы профилактик чара булып тора. Халык - безнең эшебезгә иң зур бәя бирүче. Мондый очрашуларда үзебезнең эшчәнлектәге җитешсезлекләрне, хәл итәсе мәcьәләләрне ачыклыйбыз, бу исә алга таба камилләшү өчен бик мөһим», - дип Марат Йосыпов очрашуның максаты белән таныштырды. Белгечләр әйтүенчә, үлемгә китерүче сәбәпләр арасында беренче урынны йөрәк-кан тамырлары авырулары алып тора. 2016 елда райондагы үлем-җитемнәрнең 47 проценты йөрәк-кан тамырлары авырулары белән бәйле. Бүгенге көндә ил күләмендә зур борчу тудырган йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү буенча районыбызда максатчан эш алып барыла. Марат Йосыпов йөрәк янында авырту сизгән очракта кичекмәстән хастаханәгә килү зарурлыгын, әгәр инфаркт куркынычы янаганда 4 сәгать эчендә тиешле ярдәм күрсәтелсә, җитди диагнозны кисәтү мөмкинлеген искәртте. «Узар әле дип икешәр көн өйдә ятучылар бар, бу зур ялгышлык», - диде баш табиб. Гыйнвар аеннан хастаханәдә табиб-кардиолог авыруларны кабул итә башлаячагын да җиткерде.

Саба үзәк хастаханәсе онкологы шулай ук җәмгыятьне хафага салган яман чирләрне кисәтү чаралары хакында җентекләп сөйләде. Табиб әйтүенчә, ничек куркыныч яңгырамасын, яман шешне хөкем карары дип кабул итәргә ярамый. Башлангыч чорында ачыклаганда яман шеш авыруын җиңү ышанычы зур. «Кеше һәрвакыт дөрес тукланырга, үз авырлыгын контрольдә тотарга тиеш. Һәр чирнең нигезендә артык авырлык ята»,- диде Рәшид Гыйлаҗев. Очрашу барышында «Сөембикә» клубы вәкилләре табибларга үзләренең сорауларын биреп, җаваплар алдылар, теләк-тәкъдимнәрен җиткерделәр. Баш табиб Ма­рат Йосыпов мондый оч­ра­шуларның дәвамлы булача­гына, халыкның никадәр мәгъ­­лүматлырак булуы төрле авы­руларга киртә икәнлегенә басым ясады.

Фәридә Вилданова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев