Cаба сәхнәсе тын тормый
Ә сәхнәнең артистлары - үзебезнең арада яшәүче, эшләүче хезмәт ияләре булуы аеруча да куанычлы.
Спектакльдә күршең яки туганыңны ниндидер рольдә күрү, мәшһүр артистларны тамаша кылуга караганда ләззәтлерәк. Моның шулай икәнлегенә районда узучы "Театр фестивале", "Талант-шоу" кебек чараларда кабат-кабат инанабыз. Узган ел районда авыл җирлекләре һәм оешма-предприятиеләрдәге хезмәт коллективлары арасында "Театр фестивале" игълан ителгән иде.
Театр сәнгатен популярлаштыру һәм халыкны үзешчән сәнгатькә тарту максатыннан оештырылган әлеге чарада 44 коллектив спектакль әзерләп сәхнәгә чыгарган. Аларда 300дән артык һәвәскәр артист катнашкан. Тамаша залында 9 меңнән артык тамашачы караган. "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе турыдан-туры трансляцияләгән спектакльләрне тамаша кылучыларның саны хисапсыз. Бу хакта 6 мартта Шәүкәт Биктимеров исемендәге мәдәният йортында уңышлы чыгыш ясаган хезмәт коллективларын тәбрикләү тантанасында район башлыгы Рәис Миңнеханов җиткерде.
-Куелган спектакльләрнең барысы да тырышлык белән, бик яхшы әзерләнгән. Әмма барыгызны да тәбрикләп бетерү мөмкин түгел. Сез булганда киләчәктә дә мондый матур спектакльләрне карарбыз дип уйлыйбыз. Халыкның күңелен күрү зур хезмәт, алга таба да уңышлар сезгә, - дип спектакль куйган хезмәт коллективларына рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм иң-иңнәренә дипломнар тапшырды. Нәтиҗәдә, Саба авыл җирлеге буенча I урынны финанс-бюджет палатасы һәм Саба аграр көллияте, II урынны - "Сабагаз" оешмасы һәм сәләтле балаларга белем бирү мәктәп-интернаты, III урынны - Саба районы башкарма комитеты һәм Саба йөзү бассейны коллективлары яулады.
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев