Гөлсинә Галимуллинадан яңа китап: “Ай күлгә сыенганда” [+видео]
Хезмәттәшебез Гөлсинә Галимуллина китап укучыларга күп санлы китаплары аша таныш. Шушы көннәрдә авторның яңадан бер китабы дөнья күрде.
"Ай күлгә сыенганда" әсәрендә 1995 елларда үзгәртеп корулар башлангач, тегү ательеларының ябылуы, алтын куллы тегүчеләрнең кайда хезмәт хакы түләнә, шунда эшләргә мәҗбүр булуы Гөлсәхрә образы аша тасвирлана. Ике улын ялгызы үстерүче ана тормыш әзерләгән кыенлыклардан чыгу юлын эзли. Замандашларына ияреп, Испаниягә китә һәм шунда биш ел буе әбиләр тәрбияли. Әсәрдә Гөлсәхрәнең мәхәббәт тарихы мавыктыргыч сюжетка корылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев