Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Хәлең ничек, туган телем?

Хәзерге вакытта йөрәкне иң нык әрнеткәне - ул милләт проблемасы.

Татар телебезнең бүгенге халәте бик аяныч. Сөйләм телебезне генә алсак та, ис - акылың китә.
Без милли мәгариф системасын, дәүләт җитәкчеләрен, түрәләрне ачуланырга яратабыз, руслаша баруыбызны аерым дәүләт булып яшәмәвебезгә сылтыйбыз. Әмма гаепне читтән эзләп, үз өстебездән төшерәбез генә. Милләтебезнең авыр хәлдә булуы, телебезнең пычрануында төп гаеплеләр - үзебез. Бүгенге көндә хәтта туган телнең чишмә башы булган татар авылларында да халык рус телендә аралаша!
Татарлар арасында социаль челтәрләрдә дә рус теле хакимлек итә. Бүген яшьләрдән "Ник туган телдә аралашмыйсыз?"- дип сорасаң, "Безнең татарча аңламаучы бер дустыбыз бар...", - дип тезеп китәләр. Татарча аңламаучы бер дус өчен туган телдә аралаша алмаган мескен бу яшьләр шул иптәшләренә татар телен өйрәтсә, һәр ике як өчен дә күпме файда булыр иде. Тел белү - зур байлык бит ул!
Тарихтан билгеле булганча, безнең милләтебез элек - электән кимсетелеп килгән. Кысрыклаулар бүген дә дәвам итә. Татар теле дәүләт теле булып саналса да, депутатларыбыз арасында да татар телен белүчеләр бармак белән санарлык. Ә балык башыннан чери... Тел сакчысы булган китапларны чыгару өчен меңнәр бүлеп бирелә, ә бер көнлек "Үзгәреш җиле" "иссен" өчен миллионнар "оча"...
Бүгенге көндә мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты дәресләре саны кимү, татар мәктәпләре ябылу, БДИның бары тик рус телендә генә эшләнүе һәм аңа әзерләнү өчен рус телендә укытуга басым ясалу - болар барысы телебезнең язмышында үз эзен калдыра. Чишеп булмастай проблемалар юк. Шушы мәсьәләләрне хәл итәсе урында, без телебезне саклап калабыз дигән булып, төрле бәйгеләр оештырган булабыз. Ел саен "Татар кызы", "Татар егете" бәйгеләре уза. Милләтебезнең асыл кыз - улларын сайлаган булалар. Ә бәйгеләрнең нигезләмәләре рус телендә языла... Татар яшьләре көннәре, Бөтендөнья татар яшьләре форумы үткәрелә. Әмма никтер биредә катнашучылар гына туган телдә аралашуны кирәк дип санамый. Хәтта чаралар рус телендә бара. Ягъни, исеме бар - җисеме юк.
Теле барның - иле бар, дигән халкыбыз һәм бик дөрес әйткән. Телебезне югалтабыз икән, илебезне дә югалтабыз дигән сүз бит бу, кадерле милләтәшем. Оныкларыбызга бәһасе булмаган зур байлыгыбыз - туган телне авыру хәлдә түгел, төзек, матур килеш тапшырасы килә.

Илүсә Зәйнетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев