Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Хөрмәтле журналистлар һәм матбугат ветераннары, Россия матбугаты көне белән! [+фото]

Хөрмәтле матбугат хезмәткәрләре, матбугат ветераннары, хәбәрчеләр, яшь каләм ияләре! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Татарстан Матбугаты көне белән ихластан котлыйбыз!

«Саба таңнары» газетасы соңгы елларда нык үзгәреш кичерде, заманча төс алды, электрон вариантын да булдырды. Кешеләрнең рухы, өмете, куанычы, моң-зары чагылган тормыш көзгесе буларак, мәгълүмат кырында лаеклы урынын саклап калды. Газетада бирелгән язмалар социаль-икътисадый проблемаларны хәл итүдә, район халкын берләштерүдә мөһим роль уйный. Журналистларның һөнәри осталыгы, объектив булулары, әхлакый җаваплылык тоюлары газета укучыларга районда үткәрелгән чараларның иҗтимагый әһәмиятен тирәнрәк аңларга, вакыйгалар курсында булырга ярдәм итә.

Сезнең матбугат сүзегез кешеләрдә фәкать яхшы омтылышлар гына тудырсын, тотрыклылыкны тагын да ныгытуга булышлык күрсәтсен. Барыгызга да сәламәтлек, бәхет, иҗат уңышлары телибез.

Саба муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты

Мөхәррир сүзе

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Алмагач чәчәккә бөреләнгән, бөтен табигать яшәргән бу көннәрдә һөнәри бәйрәмебез - Матбугат көнен билгеләп үтәбез. Бу уңайдан барлык каләм ияләрен, хәбәрчеләрне, матбугат эше ветераннарын уртак бәйрәмебез белән ихластан тәбрик итәбез!

Район матбугаты - тормыш көзгесе: аңарда кешеләрнең рухы, өмете, куаныч-шатлыгы, моң-зары чагыла. 85 елдан артык тарихы булган «Саба таңнары» газетасы да үз битләрендә районыбыз яшәешен, көнкүрешен, тормышын, эшчәнлеген эзлекле яктыртып бара. Еллар дәверендә нинди генә сәяси вакыйгалар булмасын, ул үз халкына, укучысына тугры калды, кыйбласын югалтмады. Газетабыз район тормышының социаль, мәдәни, икътисадый өлкәләрен даими яктыртып бара, яңалыкларны газета укучыларыбызга җиткереп тора, үсеп килүче буынны тәрбияләү эшенә саллы өлешен кертә. Һәрбер хезмәт җимеше үз кулланучысын тапса, аны булдырган, көчен куйган, тирен түккән кеше үзен бәхетледер дип саныйдыр. Газетабыз хезмәткәрләре дә нәкъ шундыйлардан. Укучыларыбыз безгә язалар, сорау-үтенечләре белән мәрәҗәгать итәләр, фикерләрен җиткерәләр. Алга таба да бу элемтә, җылы аралашу өзелмәсен иде. Инде киләсе яртыеллыкка язылу барган бу көннәрдә сезне почта бүлекчәләренә чакырабыз, хөрмәтле газета укучыларыбыз. Газетабызга абунәне үзебезнең редакциябездә рәсмиләштерергә дә мөмкин. Алга таба да бергә булыйк, бердәм булыйк!

Матбугат көне уңаеннан барлык ветераннарны, га­зета хезмәткәрләрен, хәбәрчеләребезне һәм гомумән, барлык газета укучыларны кабаттан тәбрик итеп, һәркемгә исән­лек-саулык, шатлык, бәхет, иң изге теләкләремне җиткереп калам.

Рөстәм Исмәгыйлов

Тормышыбызның кайбер мизгелләре: хезмәттә, спортта, табигатьтә

Майның сихри көне җитте,
Кояш та ныграк көлә.
Язгы ямьнәргә төренеп,
Матбугат көне килә.

Кояш белән матбугат һич
Булмаса да янәшә.
Икесе дә җир өстенә
Яктылык, нурлар чәчә.

Газетабыз сиксән биш ел,
Халкына хезмәт итә.
Район сулышын җиткерү-
Максатыбыз кич-иртә.



Табигать - илһам өстәүче,
Илһам эштә зур терәк.
Иҗат дәрте артсын өчен
Табигатьтә ял кирәк.

Җыелышып ял итүнең
Кем генә белми тәмен!?
Бердәмлектә, бергәлектә
Тормышыбызның яме!




Һәр көнебез якты мизгел
Булып яши күңелдә.
Сәнгать -рухи яктылык ул,
Көч бирүче нур безгә.

Каләм тотып, куллар аргач,
Чаңгыларга басабыз.
Хезмәт белән ялны һәрчак
Бергә үреп барабыз.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев