Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Казанда Рамил Курамшин белән хушлаштылар: «Шундый кеше бәхетсез була аламени?»

18 декабрь көнне 75 яшендә Татарстанның халык артисты, мәшһүр музыкант Рамил Сөләйман улы Курамшин вафат булды. Ул гомере буе татар халкына, татар мәдәниятенә, сәнгатенә хезмәт итте, 20 елдан артык Илһам Шакировның баянчысы булды. Билгеле булганча, соңгы елларда Рамил абый урын өстендә ятты...

Мәрхүм белән бүген Казанның Мәрҗани мәчетендә хушлаштылар. Бирегә танылган артистлар, язучылар, шагыйрьләр, җәмәгать эшлеклеләре килгән иде. Һәммәсе дә Рамил абый турында истәлекләре белән уртаклаштырга ашыкты. ТР Мәдәният министрлыгы да кайгы уртаклашты.

Кирам Сатиев: “Без аның белән Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 40 елдан артык бергә эшләдек. Армый-талмый халкыбызга, милләтебезгә хезмәт иттек. Ә бүген инде ул арабыздан китеп бара. Авыр туфрагы җиңел, караңгы гүре якты булсын. Хуш инде, мәңгегә хуш инде...”

Айдар Фәйзрахманов: “Мин аның җырларын тыңлап үстем. Аның Арча сәхнәсендә балкып Илһам абыйга уйнап торуы үзе бер халәт иде. Яшь буын артистларына татар җыры, татар моңы, татар артистлары шундый булырга тиеш дип күрсәтер идем. Рамил абыйның тормышын, үз-үзен тотышын, кеше белән аралашуын, эшләгән эшен үрнәк итеп куярга була. Йөзендә гел елмаю булыр иде, бер генә кешегә дә начар сүз әйтмәс иде. Ул - Нижгар өлкәсенең Сергач районы Кочки-Пожарки авылыннан килгән татарның сөекле улы иде”.

Гөлзада Сафиуллина: “Ул иң классик һәм халыкчан баянчы булып, бик күп баянчыларны тәрбияләгән бөек музыкант булып безнең хәтердә калачак. Ул безнең белән Үзбәкстан, Казахстан, Әзербайҗан кебек илнең төрле почмакларында зур сәхнәләрдә чыгыш ясады. Без аның белән курыкмыйча сәхнәгә чыга идек. Ул беркайчан да бер нотага да ялгышмас иде. Килеп төшүгә, репетиция ясый иде, репетициясез сәхнәгә чыкмады. Киемнәре һәрвакыт пөхтә булды”.

Разил Вәлиев: “Рамил белән бик күп еллар элек Илһам Шакиров янында таныштык. Һәм аннары да озак еллар Илһам ага янында күрдем аны. Илһам абыйның башка баянчылары да бар иде, әмма Рамил башкалардан аерылып торды, алыштыргысыз баянчы иде. Ул һәркем белән туганы белән сөйләшкән кебек сөйләшә иде. Күңеле ачык, нечкә булуына шакката идем. Музыка, тарих, милләт турында сөйлиме – һәрвакыт бөтен күңелен, җанын биреп борчылып сөйли иде. Ул – милләтпарвәр шәхес иде, һәр җирдә миллилек эзли иде”.

Рифат Фәттахов: “Матбугатта Рамил Курамшинны бәхетсез, мескен булган дип күрсәтү тенденциясе бара. Мин моның белән күңелемнән дә килешмим, Рамил абый да килешмәс иде. Рамил Курамшин бик бәхетле, лаеклы тормыш юлы үтте. Ул - горур шәхес иде. Рамил Курамшин – киңкырлы шәхес, ул җырчы да, композитор да, публицист та. Әмма иң элек ул – музыкант, баянчы. Рамил Курамшин – татарның бөек баянчысы дип курыкмыйча әйтә алам. Ул үзеннән соң гаҗәеп дәрәҗәдә киңкырлы, бай мирас калдырып китә. Әлбәттә, аның биографиясендә иң якты сәхифә - Илһам  Шакиров белән эшләгән еллар. Игътибар итсәгез, Илһам Шакировның татар сәнгатенең алтын фондына кергән классик язмаларының күпчелеге Рамил Курамшин баяны белән язылган. Ул - татар дөньясында баян өчен телевидениядә иң беренче булып зур концерт яздырган шәхес. Һәм бу концертны Россия телевидениесе дә кат-кат күрсәтте. Рамил Курамшин - татар музыка сәнгатендә беренче булып оркестр һәм баян өчен концертино язган шәхес. Ул - дәреслекләр авторы. Аның исемендә бүген фестиваль-конкурслар үткәрелә, яшьләр аның стилен, техникасын өйрәнә. Бу бит Рамил Курамшин мәктәп калдырып китте дигән сүз. Шундый кеше бәхетсез була аламени? Максатыбыз – Рамил Курамшинның зурлыгын, мәшһүрлеген, әһәмиятен аңлау һәм моны бүгенге көнгә дә, киләчәккә дә җиткерү. Кызганыч, быел Рамил абыйның 75 яшьлеген сәхнәләрдә үткәрә алмадык, сәбәбен беләсез. Әмма ул көннәрдә Рамил абыйга игътибар зур булды: ТР Президенты аппараты да, Хөкүмәт тә, Дәүләт Советы да, ТР Мәдәният министрлыгы да, Бөтендөнья татар конгрессы да килде. Рамил абыйның күңеле бик риза булдык кебек”.

Рамил абыйны, үз васыяте буенча, туган ягы Түбән Новгород өлкәсе Сергач районы Кочки-Пожарки авылында җирлиләр. Хуш, бәхил бул, урының оҗмахта булсын, Рамил абый!..

 

 

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев