Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Кече Шыңар авылы кешесе өй шартларында спиртлы сыекча әзерләгән һәм саткан

Күптән түгел Саба районы судында өй шартларында спиртлы сыекча әзерләгән һәм саткан Кече Шыңар авылы кешесенә карата кузгатылган җинаять эше каралды.

Мондый кыңгыр гамәл өчен 300 мең сумга кадәр штраф, яки 360 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш, яисә ике елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Өй шартларында су кушып ясалган спиртлы эчемлек кеше сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра. Кече Шыңар авылында яшәүче үзенең ярамаган гамәленең нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин икәнлеген белә торып, кыңгыр эш­чәнлеген дәвам иткән. Хөкем ителүче судта үзенең гаебен таныды һәм үкенүен белдерде. Судья гаепләнүчене мәҗбүри эшкә тарту турында хөкем карары чыгарды.

Район суды матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев