Кызык-мызык
Кичә, бүген, иртәгә

Кызык-мызык

Кызык-мызык - Әфәндем, сез скрипкада уйный беләсезме? - Өздереп кенә әйтә алмыйм. - Нишләп? - Чөнки уйнап караганым юк.

Врачларның беркайчан да Яңа ел теләкләре чынга ашмый, чөнки Кыш бабай аларның язуларын укый алмый.
- Минем хатынның телевизор каршыннан китеп торганы да юк. Хәзер аны бөтен дикторлар да таный башлады.
- Кофе сәламәтлеккә зыянлы. Шикәр сәламәтлеккә зыянлы. Май сәламәтлеккә зыянлы. Әмма кәефегез кырылмасын, бу да сәламәтлеккә зыянлы.
- Үпкәләү - черки тешләгән җир кебек: аны кашымасаң, бик тиз үтеп китә.
Җир сатып ал, тирес, торф, теплица, ашламалар, корткычларга каршы агулар, үсентеләр, эш кораллары, машина, бензин һәм үз бакчаңда бушка килгән җиләк-җимеш һәм яшелчә ашап рәхәт чик!


Нет комментариев