Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Мишә елгасында барлык төр җай­ланмалар белән балык тотуга чикләүләр кер­телә

Татарстан Республикасы биологик су ресурсларын саклау, күзәтчелек итү һәм дәүләт контроле бүлегеннән алынган хәбәрдән күренгәнчә, 25 апрельдән 10 июньгә кадәр Идел-Каспий бассейны сулыкларында, шул исәптән Мишә елгасында барлык төр җай­ланмалар белән балык тотуга чикләүләр кер­телә. Һәвәскәр балыкчыларга ярдан, уылдык чәчү урыннарыннан (Мишә өчен елганың Камага кушылган урыны) тыш бер калкавычлы...

Татарстан Республикасы биологик су ресурсларын саклау, күзәтчелек итү һәм дәүләт контроле бүлегеннән алынган хәбәрдән күренгәнчә, 25 апрельдән 10 июньгә кадәр Идел-Каспий бассейны сулыкларында, шул исәптән Мишә елгасында барлык төр җай­ланмалар белән балык тотуга чикләүләр кер­телә. Һәвәскәр балыкчыларга ярдан, уылдык чәчү урыннарыннан (Мишә өчен елганың Камага кушылган урыны) тыш бер калкавычлы яки төпкә батырыла торган кармак белән тоту рөхсәт ителә. Бер кешегә кармаклар саны икедән артмаска тиеш. Балык тоту белән шөгыльләнүче сәнәгать оешмаларына әлеге тыю 15 апрельдән 15 июньгә кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев