Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Начарга юрарга кирәкми

"Быел явым-төшемнәр күп булса да, мин артык җитди зыянын күрмим", - дип белдерде Татарстан вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 11 июльдә Министрлар Кабинетында узган брифингта. Бүгенге көндә республикада 73,3 мең тонна печән, 1214,5 мең тонна сенаж әзерләнгән. Министр Саба районынында да терлек азыгы әзерләүдә дә күрсәткечләрнең...

"Быел явым-төшемнәр күп булса да, мин артык җитди зыянын күрмим", - дип белдерде Татарстан вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 11 июльдә Министрлар Кабинетында узган брифингта. Бүгенге көндә республикада 73,3 мең тонна печән, 1214,5 мең тонна сенаж әзерләнгән. Министр Саба районынында да терлек азыгы әзерләүдә дә күрсәткечләрнең начар түгеллеген билгеләп үтте. Марат Әхмәтов быел терлек азыгы әзерләү чоры соңга калды дип әйтергә ярамый, шулай да соңрак калган саен, азыкның сыйфаты начарая баруын искәртте. Моңарчы көндәлек яңгырлар чабылган мәйданнарны киптереп вакытында җыеп алуда авырлык тудырса да, министр начарга юрамаска киңәш итте. Дым күп дип, артык хафаланучыларга ул "алдагы көннәрнең эссесе, кояшы ул дымны алып бетерәчәк, борчылмагыз", дип җавап бирде. "Әле 4-5 коры эссе көн торса, яңадан яңгырларны сагыначакбыз", - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев