Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Олы Кибәче авылында Авыл капкасын ачканнар [+фото]

6 май көнне Олы Кибәче авылында тагын бер тарихи вакыйга булды.

Авылыбызның өлкән кешеләре,мәктәп укучылары,укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Олы Кибәче авылы капкасы"н ачу тантанасында катнаштылар. Бу игелекле эшне башлап йөрүче, авылыбыз тарихында үзенең изге гамәлләре белән генә билгеле шәхес - Шафиков Рифкать Зыятдин улы. Тантана авыл җирлеге башлыгы Сафин Айрат Камил улының чыгышы белән башланып китте. Авылыбыз имам хатыйбы Рәис хәзрәт -хаҗи узенең изге теләкләрен җиткерде,хәер-фатихасын бирде. Мәктәпнең тарих укытучысы Каримова Ләйсән Рафил кызы да изге теләкләрен җиткерде,үзенең чиксез соклану хисләрен белдерде.

Гөлүсә Фатыйхова.

Олы Кибәче авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев