Район балалар китапханәсендә библиоквест үтте [+фото]
Март аенда илнең барлык китапханәләрдә традицион рәвештә балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы уза.
Шул сәбәпле Район балалар китапханәсендә "Кыңгырау" балалар бакчасының мәктәпкәчә әзерлек төркем балалары өчен балалар язучысы Г. Х. Андерсенның әсәрләре буенча "Путешествие в Андерсенландию " библиоквест үткәрелде.
Китапханәче Гарипова А. М. уенның кагыйдәләре белән таныштырды. Балалар уенда төрле сорауларга җаваплар биреп "Принцесса бу горошине" әкияте буенча картина җыярга тиешләр иде.
Башта балалар бәләкәй сандыкны эзләп таптылар. Сандыкта табылган карта буенча алар уенның алдан ук билгеләнеп куелган юлын үтергә тиеш булалар. Флаглар эленгән урыннырда туктап табышмакларга җавап бирделәр . Балалар уен барышында Андерсенның әкият геройлары "Русалочка", "Снежная королева" һәм "Дюймовочка" белән очраштылар. Әкият геройлары балаларга табышмаклар әйтеп уздылар. Сорауларга дөрес җавап биргән өчен, геройлар балаларга картина кисәкләренең өлешен бирделәр. Уен ахырында балалар барлык картина өлешләрен җыеп картинаны тулысынча төзеделәр. Шулай ук, балаларга "Әкиятләр дөньясы" китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелд . Библиоквеста актив катнашканнары өчен, балаларга Г. Х. Андерсенның "Принцесса на горошине" мультипликацион фильмы тәкъдим ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев