Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Районда штрафларын вакытында түләмәгән 8 машина йөртүче административ сак астына алынды

Хәзерге вакытта административ штраф җә­за­ның иң киң таралган төре булып санала һәм күп очракта юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтә­мәүчеләргә салына.

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 32.2нче маддәсе нигезендә штраф җаваплылыкка тарту турында карар чыгарылганнан соң 60 көн эчендә түләнергә тиеш. Кызганычка каршы, районда административ җаваплылыкка тартылучылар арасында штрафларын түләмичә, вакытны да сузып йөрүчеләр дә бар. Моңа карап штраф түләүдән котылып кала алмыйсың, билгеле. Киресенчә, ашыкмау тагын да кыйммәткәрәк төшә. Моның өчен Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.25нче маддәсе нигезендә җаваплылыкка тарту каралган. Эш аңа барып җитсә, кагыйдә бозучыга штрафны икеләтелгән күләмдә түләргә яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш башкарырга туры киләчәк. Штраф 1000 сумнан да ким була алмый, ягъни 500 сум штрафыңның түләү срогы узса, аны 1500 сум итеп түлисе була. Шулай ук 15 тәүлеккә кадәр административ сак астына алу да каралган. Быел гына да ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторлары полиция хезмәткәрләре белән берлектә штрафларын вакытында түләмәгән 60 автомобиль йөртүчене ачыкладылар. Аларга карата төзелгән беркетмәләр судка җибәрелеп, 8 йөртүче административ сак астына алу чарасы куллану турында карар чыгарылды. Мәҗбүри эшкә 4 кеше тартылды, 48 йөртүче икеләтелгән штраф түләде. Тагын бер күңелсез ягы: суд приставларына бурычлыларның машиналарын арестка алу хокукы да бирелгән. Мондый практика республикада кулланыла һәм быел гына да штраф түләмәүче 54 йөртүченең транспорт чарасы кулга алынган. Тагын бер чара: чит илгә чыгу хокукын чикләү. Штрафлары булу аркасында чит илләргә очучы самолетларга утыра алмаучылар саны 4 меңгә җитә язган. Шуңа күрә ЮХИДИ каршында бурычың булмавы яхшы. Тагын да яхшырагы - юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү. Тәртип белән йөрергә юлларда берни дә комачауламый.

Ленар Вәлиев,

ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев