Республика чемпионатында Саба шашкачылары уңышлы чыгыш ясадылар
Бөтенроссия IX кышкы авыл спорт уеннарында катнашуга көчле командаларны сайлап алу максатында Биектауда авыл районнары арасында шашка буенча республика чемпионаты үткәрелде.
Барысы 25 команда катнашкан ярышта Саба шашкачылары уңышлы чыгыш ясадылар. Юлбат авылы кызы, хәзер медицина университетында укучы Гүзәл Кәримова - 2нче, Килдебәктән Нәзир Дәүләтгәрәев 5нче урынны алдылар. Илфат Ханнанов белән Хәмит Вәгыйзов та, команданың биектаулылардан 1 генә очкога (24) калышып 3нче урынга чыгуына зур өлеш керттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев