Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба кызы Динара Россия ярышында беренчелеккә чыкты

16-19 февраль көннәрендә Чебоксар шәһәрендә, "Сенкер" ААҖ бүләгенә өстәл теннисы буенча беренче Россиякүләм турнир узды.

Әлеге ярышта 2002-2004, 2005 елгы һәм аннан яшьрәк төркемдә барлыгы 140 кыз һәм малай көч сынашты. Мари-Эл, Чувашия, Түбән Новгород, Казан һәм башка кебек көчле командалар арасында безнең Саба муниципаль районы командасы да катнашты. 2002-2004 елгы кызлар арасында безнең Саба кызы Динара Исмаилова беренче Почетлы урынны яулады.
Тренерлары - Ф.Исмаилов,Х.Исмаилов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев