Саба үзәк хастаханәсенең табиб-наркологы Илшат Мортазин: "Тәмәке - теләп алган агу"
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларыннан күренгәнчә, планетабызда һәр ун секунд саен бер тәмәке тартучы үлә. Тәмәке тартучыларның 90 проценты үпкә рагыннан, 75 процент хроник бронхит, 25 процент йөрәк ишемиясе авыруларыннан якты дөньядан китә. Россия тәмәке тартучылар саны буенча беренче урында тора (барлыгы 44 миллион). Бездә балигъ булмаган тәмәкечеләр дә башка...
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларыннан күренгәнчә, планетабызда һәр ун секунд саен бер тәмәке тартучы үлә. Тәмәке тартучыларның 90 проценты үпкә рагыннан, 75 процент хроник бронхит, 25 процент йөрәк ишемиясе авыруларыннан якты дөньядан китә. Россия тәмәке тартучылар саны буенча беренче урында тора (барлыгы 44 миллион). Бездә балигъ булмаган тәмәкечеләр дә башка илләрдәгедән күбрәк. Россиядә 3 миллион яшүсмер тәмәке тарта. Шуларның чирек өлеше 8-10 яшьтә үк тәмәкене татып карый. Яшүсмерләр никадәр иртәрәк тәмәке тартырга өйрәнсә, аның даими "агуланучы"га әйләнү ихтималы да шулкадәр арта. Тәмәке тарту яшүсмерләрнең физик һәм психик үсешен тоткарлый. Ата-анасы тәмәке тарткан гаиләдә дә тәмәкече үсү ихтималы 50 процентка тигез. Әгәр ана кеше тарта икән, 55 процент очракта аның кызы да тәмәкегә хирыс була, әгәр ата кеше шундый начар гадәткә ия икән, 77 процент очракта аның улы битараф калмаячак. Тәмәкене никадәр иртә тарта башлыйсың, шулкадәр куркынычрак. Тәмәке тарту яшь кешегә тормышта зур киртә: ул үзе теләгән һөнәрне дә сайлый, бу өлкәдә уңышка ирешә алмаячак. Мәсәлән, егетләр очучы, спортчы, кызлар балерина, җырчы булу бәхетеннән мәхрүм ителәчәкләр. Тартучы кеше үзен генә түгел, тирә-яктагыларны да агулый. Тәмәкегә үрелгәнче тагын бер кат уйланырга, организмны үзең теләп агуланудан саклансак иде.
Илшат Мортазин,
Саба үзәк хастаханәсенең табиб-наркологы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев