Саба таңнары

Сабинский район

18+
Кичә, бүген, иртәгә

Сабада балигь булмаган балаларын тәрбияләүгә салкын караган әти-әниләр комиссия каршында җавап тотты

Узган атнада балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы узып, аның эшендә Эчке Эшләр министрлыгының Саба бүлегеннән алынган барлыгы 20 материал каралды.

Материалларның җидесе спиртлы эчемлекләр куллану сәбәпле, балигъ булмаган балаларын тәрбияләүгә салкын караган әти-әниләргә кагылышлы иде. Саба, Юлбат, Шытсу авыл җирлекләреннән булган ата-аналарның инде комиссия алдында беренче тапкыр гына җавап тотулары булмаса да, һаман да яман гадәтләреннән арына алмыйлар. Явлаштау авыл җирлегеннән булган ата-анага берьюлы биш беркетмә төзелгән. Комиссиягә килмәү сәбәпле, материалларның өчесе үзләреннән башка гына каралып, 300 сум штраф түләтергә дигән карар чыгарылды. Калган ике беркетмә буенча эш алдагы утырышларда үзләре катнашында каралачак. Түбән Шытсу авыл җирлегеннән чакырылган ата кеше аракы эчкән хәлдә килеп, комиссия район хастаханәсе наркологын чакырырга мәҗбүр булды. Ир кеше наркологка учетка куелды. 22 сәгатьтән соң полиция тарафыннан тоткарланган ике укучыга карата беркетмәләр тикшереп, кисәтелделәр. Әгәр бер ел эчендә икенче тапкыр полициягә очрасалар, 2000мең сум штраф түләячәкләре искәртелде. Шулай ук Килдебәк авыл, Саба шәһәр җирлекләреннән булган административ тәртип бозучыларның эше үзләреннән башка гына каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев