Сабада “Иң яхшы методист“ грантын кемнәр алган?
"Иң яхшы методист" грантын алуга бәйге нәтиҗәләре билгеле булды. Катнашучыларга соңгы 3 ел өчен һөнәри эшчәнлек нәтиҗәләрен тәкъдим итәргә кирәк иде.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә Саба районы мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасарлары Гөлназ Капитонова, Гөлнар Шәфыйкова, методистлар Ләйсән Гайнуллина (милли белем), Айгөл Шәмсевәлиева (тәрбия һәм өстәмә белем), Луиза Гомәрова (мәктәпкәчә тәрбия), Марат Заһидуллин (мәгълүмати технологияләр), Гөлшат Баһавиева (мәгариф өлкәсендә максатчан программаларны һәм проектларны тормышка ашыру), Миләүшә Сафина, Алсу Гыйльмуллина, Алсу Мифтахова, Гөлнара Дәүләтшина, Айнур Ногманов, Гүзәл Фәттахова (уку дисциплиналары) "Иң яхшы методист" грантына ия булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев