Сабаның татар аты - “Ык буе аыллары сабантуенда”
21-22 июль көннәрендә Башкортстан Республикасының Туймазы районы Төмәнәк авылында "Ык буе авыллары сабантуе" Бөтенроссия халыкара дуслык бәйрәме узды. Чарада Башкортстан һәм Татарстан Республикаларының 14 районыннан, Оренбург өлкәсеннән килгән кунаклар катнашты. Аерым татар атлары арасында гына үткәрелгән ат чабышларында безнең Саба районы Юлбат авылыннан Татарстанның атказанган укытучысы Сафин Илдарның Мамалай авылыннан...
21-22 июль көннәрендә Башкортстан Республикасының Туймазы районы Төмәнәк авылында "Ык буе авыллары сабантуе" Бөтенроссия халыкара дуслык бәйрәме узды. Чарада Башкортстан һәм Татарстан Республикаларының 14 районыннан, Оренбург өлкәсеннән килгән кунаклар катнашты.
Аерым татар атлары арасында гына үткәрелгән ат чабышларында безнең Саба районы Юлбат авылыннан Татарстанның атказанган укытучысы Сафин Илдарның Мамалай авылыннан Фирдүс Гарипов иярләгән "Сөембикә" кушаматлы шәхси аты, мондый мәртәбәле ярышларда беренче тапкыр гына катнашуга карамастан, дүртенче урынны алды. Татарстан президентының туган ягыннан килгән Сабаның татар аты, дигән сүзләр Сабантуй мәйданында горур яңгырады. Халыкта киләчәктә үзебезнең татар атлары Сабантуй күркенә әйләнер дигән ышаныч уянды.
Бәйрәмне эшкуар һәм меценат, Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы "Русиянең татар авыллары" оешмасы рәисе Фәнир Галимов оештырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев