Салымнар сорау тудыра
Быел 1 декабрьдә төгәлләнергә тиешле салымнар түләү кампаниясе халыкта күп кенә сораулар тудыра. Бу язма шуларга җавап рәвешендә бирелә. -Салым түләү кәгазе алмаган очракта нишләргә? -Түбәндәге очракларда салым түләү кәгазе җибәрелми: 1.Ташламалар, салым чигерүләре һәм законда билгеләнгән башка төрле шартлар исәпләнгәннән соң түләнергә тиешле сумма капланып бетсә. 2. Түлисе салым...
Быел 1 декабрьдә төгәлләнергә тиешле салымнар түләү кампаниясе халыкта күп кенә сораулар тудыра. Бу язма шуларга җавап рәвешендә бирелә.
-Салым түләү кәгазе алмаган очракта нишләргә?
-Түбәндәге очракларда салым түләү кәгазе җибәрелми:
1.Ташламалар, салым чигерүләре һәм законда билгеләнгән башка төрле шартлар исәпләнгәннән соң түләнергә тиешле сумма капланып бетсә. 2. Түлисе салым 100 сумнан кимрәк булса. 3.Салым түләүченең онлайн-сервиста "Шәхси кабинеты" булса. Салым түләү кәгазе алмауның сәбәпләре башкада икән, яшәү урынындагы салым органына барырга кирәк.
- Физик затның берничә фатиры булса, кайсына салым чигерүе ясала?
-Салым чигерүе фатирның кадастр бәясе буенча ясала һәм һәр фатирның 20 квадрат метрына яки җирле үзидарә органы әгәр шундый карар чыгарган булса, тагын да күбрәк мәйданга салым салынмаячак.
-Росреестрның территориаль органы каршындагы комиссия 2016 елда бирелгән гариза нигезендә 2016 елда җир кишәрлегенең кадастр бәясен яңадан карау турында карар кабул иткән булса, әлеге карар 2015 елга җир салымы түләүгә яңадан исәп-хисап ясауга йогынты ясыймы?
-Салым кодексының 391нче маддәсе нигезендә җир кишәрлегенең кадастр бәясе комиссия карары белән судсыз гына үзгәртелсә, салым бәясе гариза бирелгән елның салым чоры салым базасын билгеләгәндә генә исәпкә алына. Димәк, 2015 ел өчен салым түләгәндә, комиссия карары әле көчендә булмый.
Тулырак язманы "Саба таннары" газетасыннан укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев