"Созвездие - 2017": “Экспромт” һәм “Яшьлек” финалга узды
10 апрельдә башкалабызның "Уникс" күңел ачу үзәгендә "Созвездие-Йолдызлык-2017" балалар эстрада фестиваленең ярымфинал туры узды. Мәртәбәле бәйгедә Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбеннән 75 бала катнашты.
Аерым башкаручылар, вокаль ансамбль һәм ике бию коллективы сәнгатьтә көч сынашты. Хореография номинациясендә "Экспромт" (җитәкчесе - А.Хуҗина) һәм "Яшьлек" бию коллективлары (А.Мөбарәкҗанова) җиңү яулады. Сабаның биюче егет-кызлары 12 апрельдә узачак финал ярышында катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев