Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сыерчыкларны каршылыйк

Бар иде сыерчык буранында адашып йөргән вакытлар… Соңгы вакытта әллә ул бураннар күренми, әллә инде сыерчыклары качып бетте, дигәндәй.

Минемчә, качмаганнар, башка җирләрдә китеп ныклап төпләнеп калганнар алар. Кечкенә чакта әти белән канатлы дусларыбызга берсеннән берсе матур оялар ясап куя идек. Ясле-бакчага яки мәктәпкә баргач, бу турыда горурланып сөйли идек, ә инде өйчеккә сыерчык та килеп ояласа,бала-чага өчен нинди зур шатлык була иде. Кошлар - безне, без алар телен аңламасак та, үзара «сөйләшә» идек, бер-беребезне үртәп сызгырышабыз, ярышабыз. Их, күңелле чаклар иде! Шул сыерчыклар бакчадагы күпме корт-бөҗәкләрне юк итәләр иде, ә хәзер корткычларга агу сибеп, үзебез үзебезгә күпме зыян салабыз. Әйдәгез, сыерчык ояларын күп итеп ясыйк, дуслар, кошкайларны сөенеп каршы алыйк. Аларның чүт-чүт килеп сайраганнарын тыңлыйк, җим ташуларын күзәтик, бала очырганнарына куаныйк. Тормышларыбыз шуның белән дә ямьле бит.

Равил Мөхәммәдиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев