Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Татавтодор» акционерлык җәмгыяте филиалларының иң оста спортчылары Сабага җыйналды [+фоторепортаж]

Дүртенче ел рәттән «Татавтодор» акционерлык җәмгыяте филиалларының иң оста спортчылары Сабага җыйналып, бу хезмәттәшләр дуслыгы-бердәмлеге көне буларак кабул ителә.

Әлеге чара быел да гаилә бәйрәмен хәтерләтте. Бәйгене район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов ачып, юлчыларның хезмәттә кебек үк, спортта да сынатмауларын теләде. «Татавтодор» акционерлык җәмгыяте директоры урынбасары Илдус Фәсхетдинов Сабаның спорт үзәгенә әйләнүен, эш белән ялны бергә үрү хезмәткә рух өстәвен билгеләп үтте.

Чараның төп өлеше - 10 филиалның иң җитез спортчылары 30, 40, 50 яшькә кадәрге ир-атлар 3, хатын-кызлар 1 км арада чаңгыда узыштылар. Бәйрәмдә күңел ачарга бөтен мөмкинлекләр бар иде: теләгәннәр кар чанасында, икенчеләр җигүле атларда, өченчеләре атланып, балалар пониларда йөрде. Пневматик мылтыктан ату, кул көрәштерү, команда белән чаңгыда йөрү, ераклыкка гер ату һәм спортның башка төрләреннән үзеңне сынау мөмкин иде. Бу көнне табигать тә карлы-буранлы булып, юлчыларга хезмәтләренең нинди җаваплы булуын искәртеп кенә торды. Әмма бәйрәм рухын төшерергә комачаулык итә алмады. Һәркем теләгәнчә бәйрәм итте, табаларда коймак пеште, җыр-моң яңгырады. Чаңгы ярышы нәтиҗәләре буенча 1 урынны - Арча филиалы командасы, 2 урынны - Саба, 3 урынны Минзәлә филиалы командасы яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев