Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Техника – кышкы саклауда

Күпьеллык традицияләр буенча, кыр эшләре төгәлләнгәч, республиканың авыл хуҗалыгы берләшмәләренең бушап калган авыл хуҗалыгы машиналарын саклауга кую һәм киләсе ел кыр эшләренә әзерлекне оештыру мәсьәләләре күчмә комиссияләр тарафыннан бәяләнә. 23 ноябрьдә шундый чара безнең районда да узды. Эш барышында комиссия "Саба" җәмгыятенең Сатыш, Кибәче, Мичән бригадалары, "Шытсу", "Симет", "Курсабаш" җәмгыятьләрендә,...

Күпьеллык традицияләр буенча, кыр эшләре төгәлләнгәч, республиканың авыл хуҗалыгы берләшмәләренең бушап калган авыл хуҗалыгы машиналарын саклауга кую һәм киләсе ел кыр эшләренә әзерлекне оештыру мәсьәләләре күчмә комиссияләр тарафыннан бәяләнә. 23 ноябрьдә шундый чара безнең районда да узды. Эш барышында комиссия "Саба" җәмгыятенең Сатыш, Кибәче, Мичән бригадалары, "Шытсу", "Симет", "Курсабаш" җәмгыятьләрендә, "Юлбат" авыл хуҗалыгы предприятиесе, "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгында булды. Әзерлек эшләре берничә күрсәткеч буенча, 170 балл белән бәяләнде. Нәтиҗәдә 150 балл җыеп "Юлбат" авыл хуҗалыгы предприятиесе - I, 148 балл белән "Саба" җәмгыятенең Сатыш бригадасы II урынга лаек булды. Калган хуҗалыклар 146-147 балл белән бәяләнде.

Басу-кырларда эшләүче техниканы кышкы сак­лауга кую мәсьәләсенә игенче-механизаторларыбыз һәрвакыт җитди карый. Бәяләү эшендә районның авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре белән берлектә республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының объектларны механикалаштыру секторы мөдире Илнар Габбасов катнашты. Комиссия техникаларның кышка саклауга куелуын уңай яктан бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев