Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Урамнар төзекләндерүне көтә

Быелгы явымлы көннәр урам юлларын норматив хәлгә китерүнең мөһимлеген аеруча ачык күрсәтте.

Шул максаттан районда мәгълүм эш алып барыла. Соңгы вакытта Балтач юл-төзү участогы Эзмә, Килдебәк авыл җирлекләрендә эш фронты ачкан иде. Иләбәр авылында Зеленая, Килдебәктә Кооператив (фото) урамнары норматив хәлгә китерелә. Әлеге эшләр республика махсус программасы нигезендә башкарыла. Шуның белән бергә, халыкның үзеннән референдум үткәреп җыелган үзара салым акчасының да шактый өлеше урамнарны тәртипкә китерүгә тотылачак. Әйтик, Килдебәк авыл җирлегендә үзара салымга Мәртен, Туктар, Килдебәк торак пунктларында 750 метрдан артык озынлыкта урамнарга вак таш җәеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев