Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Язучы-публицист Тәлгат Нәҗмиевны искә алу кичәсе [+фоторепортаж]

Шушы көннәрдә район үзәк китапханәсенең "Китап сөю­челәр" кунакханәсенең чираттагы утырышы язучы-публицист Тәлгат Нәҗмиевны искә алу кичәсе итеп үткәрелде.

Чарада язучының тормыш иптәше Лемара ханым, исемнәре әдипнең китапларына кергән кешеләр, хезмәттәшләре, соңгы айларда иң күп китап укучы өлкәннәр катнашты. Өлкән китапханәче Гөлсинә Галләмова сүзне Тәлгат Нәҗмиевның нәшриятка үзе әзерләгән соңгы "Саба: елмаюлы тарих-2" китабына кергән "Гаиләбезнең шаян көндәлеге: өйләнүләр" дип исемләнгән бү­лек­не укудан башлады.

Язу­чы­ның үзенең ничек гаилә коруын җиңелчә юмор белән тасвирлавы һәркемне елмайтты. Лемара ханым үзе дә язылганнарның дөреслеген раслап баш какты һәм иренең гаиләсенә, тормышка, хезмәтенә карата мөнәсәбәте турында уйландырырлык матур итеп сөйләде. Шулай ук әлеге китапта исемнәре кергән Габит Фәрхетдинов, Нурислам Насыйбуллин, Рәмзия Латыйпова, хезмәттәше Нурхан Дәүләтов һәм башкалар язучыны күркәм сыйфатлары белән сагынып искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев