Хөрмәтле тамашачыларыбыз!
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 22-28 нче гыйнварда Саба районында иҗат сәфәрендә була.
Сабалылар кичен “Әйдә барыйк, кызлар карыйк” музыкаль комедиясен карый ала.
Спектакльне түбәндәге авылларның мәдәният йортларында карый аласыз:
22 гыйнвар – Иске Икшермә
23 гыйнвар – Тимершык
24 гыйнвар – Эзмә
25 гыйнвар – Югары Симет
26 гыйнвар – Явлаштау
27 гыйнвар – Кече Кибәче
28 гыйнвар – Кече Шыңар
Спектакль 19.00 сәгатьтә башлана.
Шулай ук Сабада балалар өчен “Светофорда кунакта” спектакле булачак. Аның үткәрелү вакытын һәм урынын аерым хәбәр итәрбез.
Сезне спектакльләребездә көтеп калабыз!


Нет комментариев