Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Җәлил театрында артистны буе кыска булу сәбәпле эштән җибәрүне аңлатудан баш тарттылар

Хачатур Бадалян Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрын судка бирергә һәм әхлакый зыян өчен компенсация таләп итәргә җыена.

Буе кыска булу сәбәбе белән, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры опера җырчысы Хачатур Бадалян белән килешүне өзгән. Театрда бу хакта аңлатма бирүдән баш тарттылар.

«Җитәкчелекнең төгәл позициясе бар — без әлеге уңайдан беркемгә дә аңлатма бирмибез», - дип белдерделәр «Татар-информ» агентлыгына театрның матбугат хезмәтеннән.

Театр Хачатур Бадалян белән ике спектакль һәм гала-концертта катнашу өчен килешү төзегән. Җырчы 4 февраль көнне «Мадам Баттерфляй» спектаклендә генә чыгыш ясаган. Спектакль алдыннан гына театрда аңа яраклы костюм булмавы ачыкланган. Җырчы берничә үлчәмгә зуррак костюм киеп чыгыш ясарга мәҗбүр булды, диде «Татар-информ» агентлыгына Хачатур Бадалянның агенты Ирина Комарова.

Агент сүзләренчә, артист уңышлы чыгыш ясаган. Әмма соңрак театрның аның белән килешүне өзүе ачыкланган. Директор, буе кыска булу сәбәпле, Бадалянның гала-концертта бик көлке күренүеннән курыккан. Артист белән килешүне өзүгә нәкъ менә шул сәбәп булган да. Җырчының буе 170 сантиметр тәшкил итә.

Моннан тыш, артистның агенты җырчының опера һәм балет театрын судка бирергә һәм әхлакый зыян өчен компенсация таләп итәргә җыенуы хакында хәбәр итте.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X