Нурбәк Батулла Associated Press агентлыгына чәк-чәк турында сөйләгән
Кино-театр

Нурбәк Батулла Associated Press агентлыгына чәк-чәк турында сөйләгән

Актер һәм биюче, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулланың улы Нурбәк Associated Press халыкара мәгълүмат агентлыгына татар халкының милли ризыгы булып саналган чәк-чәк турында сөйләгән.

"Кечкенә чагымда әти-әнием, туганнарым чәк-чәкне өйдә үзләре ясый иде. Бу сыйны бик яратсам да, чәк-чәкне еш ашыйм дип әйтә алмыйм. Ләкин кунакка барганда, бу милли ризыкны күчтәнәч итеп алып барам", - дигән ул.  
 
Сүз уңаеннан, футбол буенча дөнья чемпионаты белән бәйле рәвештә, Казанның Чәк-чәк музеена мастер-классларга килүче чит ил кешеләре саны арткан. Музей вәкилләре матбугат үзәгендә хәбәр итүенчә, Чәк-чәк музееннан интерактив та оештырылган. Чемпионат көннәрендә мастер-классларга көн саен киләләр икән.
 

Фото: скриншот инстаграм

http://matbugat.ru


Нет комментариев