5 гыйнварда, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры елның беренче премьерасын сәхнәгә чыгарды. Тамашачыларга Мирсәй Әмир пьесасы буенча куелган «Шаян Гөлшаян» спектакле тәкъдим ителде.
Спектакльнең режиссеры – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллин. Рәссамы – Россиянең атказанган, Татарстанның халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Сергей Скоморохов. Хормейстеры — Алия Хәмзина. Спектакльдә театрның яшь артистлары Диләрә Фәттахова, Салават Хәбибуллин, Камилә Галиева, Артем Пискунов, Алмаз Фәтхуллин, Илнур Байназаров, Рөстәм Гайзуллин, Айдар Фәтхрахманов катнаша.
Спектакль аншлаг белән узды.
Премьера 27 гыйнвар, 10 һәм 24 февраль көннәрендә күрсәтеләчәк. Рәхим итегез!
Касса телефоны: 8(843) 238-56-17
Электрон билет
Нет комментариев