Яңа ел рухы бирүче "Ёлки" фильмы быел соңгы тапкыр күрсәтелә
Кино-театр

Яңа ел рухы бирүче "Ёлки" фильмы быел соңгы тапкыр күрсәтелә

"Ёлки Последние" фильмы экраннарга 27 декабрь көнне чыгачак.

Быел "Ёлки" фильмы тамашачыларга соңгы тапкыр күрсәтеләчәк. Бүген "Тандем" сәүдә-күңел ачу үзәгендә журналистлар ябык ишекләр артында  "Ёлки Последние" фильмын беренчеләрдән булып карады. Премьераны фильмда сноубордист ролен уйнаучы Александр Головин тәкъдим итте.

Билгеле булганча, "Ёлки Последние" - һәр Яңа ел алдыннан экранга чыгучы "Ёлки"ның финал өлеше. Сигез кисәктән торган фильмга быелгысы нокта куя.

"Без әле үзебез дә "Ёлки"дан башка ничек яшәрбез - белмим. Әмма мин анда ел саен яратып төшә, соңыннан яратып карый идем", - диде Головин.

Актер сүзләренчә, әлегә аңа башка Яңа ел проектында катнашу тәкъдиме булмаган.

"Ёлки Последние" киң прокатка 27 декабрьдә чыгачак. СТС каналы аңа кадәр блокбастерның барлык өлешләрен күрсәтергә җыена.

Фото: Виктория Елфимова

https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев