Төп рольләрнең берсен якташыбыз, танылган режиссер һәм актер Рамил Сабитов башкара. Аның балачагы Чаллыда узган, хәзерге вакытта Мәскәүдә яши. 57 яшьлек Рамил Сабитовка Алтын Урданың Бәркә-хан ролен тапшырдылар. Билгеле булганча, әлеге рольгә туры килүче актерны барысыннан да озаграк эзләгәннәр.
1970 елда Рамил Сабитовның гаиләсе — әти-әнисе, абыйсы Ренат һәм апалары Фрида белән Флюра — Ульяновск өлкәсеннән КАМАЗ төзелешенә күчеп килә.
Ул Ярослав театр училищесын тәмамлый, аннан ГИТИСның режиссерлык факультетында белем ала. Актер «Бухта Филиппа», «Охота на Пиранью», «Апостол», «Террористка Иванова» кебек сериалларда катнаша. Ул — «Екатерина», «Физика или химия», «Объявлен в розыск» фильмнарының режиссеры. «Большие деньги» һәм «Крепость Бадабер» телесериалларында рольләр башкара.
фото: кинокомпания «Марс Медиа»


Нет комментариев