Саба таңнары

Сабинский район

16+
Киңәшләр

Бик тәмле язгы салат рецепты

Айгөл Хәйретдиновадан бәйрәмчә язгы салат рецепты

 Кирәк булачак:
300 грамм түш ите (тавык),
400 грамм черри помидоры,
500 грамм пекин кәбестәсе,
400 грамм татлы борыч,
200 грамм фета сыры,
сохари,
майонез,
тоз-борыч.

    Тавыкның түш итен калынрак телемнәргә турыйбыз да, «тавык ите өчен» дигән паприкалы тәмләткечтә әвәләп, табада ике ягын да кыздырабыз. Сохарины үзебез дә әзерләргә мөмкин: ипине шакмаклап турап, 15-20 минут дәвамында газ мичендә кыздырып алабыз. Пекин кәбестәсе, татлы борыч, кыздырылган тавык итен – озынча итеп, фета сырын – шакмаклап, черри помидорын яртылаш итеп турыйбыз. Барысын да тирән эчле савытка салып, тоз, борыч, майонез өстәп, болгатабыз. Сохарины табынга куяр алдыннан гына салатка өстибез.

   Фото: Ясалма фәһем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев