Һәркемгә кирәкле файдалы киңәшләр
«Файдалы киңәшләр» сәхифәсендә кайбер авырулар булганда кирәкле киңәшләрне тәкъдим итәбез
ДАВЛЕНИЕдән:
1 уртача чөгендергә бармак озынлыгы гына керән (хрен) тамырын иттарткычтан (мясорубкадан) чыгарыгыз.
1 лимон согы сыгып, салыгыз. 1 а/к бал өстәгез. Шул катнашманы (смесьне) көн дә иртән чәй белән эчегез. Давлениенең нәрсә икәнен онытырсыз.
ОЧЫК авыруыннан (цистит) табигый антибиотик ярдәм итә. Моның өчен 250 гр петрушка тамырын блендерда вакларга. Шуңа 250 гр лимон кабыгы белән, 200 мг зәйтүн (олифковое) мае, 250 гр бал кушып, яхшылап болгатырга кирәк. Суыткычта саклана. Һәр көнне иртән 1 аш кашыгы шушы катнашманы беткәнче эчегез. Бу катнашманы эчкән вакытта шоколад, кофе кулланырга ярамый.
ГӨМБӘЧЕК (грибок) чиренә каршы каты итеп ясалган кофе ярдәм итә. Йокларга ятар алдыннан растворимый кофе ясап, тазикка аякларны 15-20 минутка тыгып, утырырга кирәк, соңыннан аякларны юмаска. Дәвалану вакыты: 2 атна.
БУЫННАР АВЫРТЫП жафаланган кешеләргә әлеге рецепт ярдәм итәр:
1 а/к горчица пастасы,
1 а/к су,
1 а/к вак тоз,
1 а/к бал салып, бутарга. Әлеге катнашманы йоклар алдыннан авырткан буынга сылап, өстенә целлафан пакет куеп, җылы әйбер белән төреп, бәйләп куярга кирәк. Бу компрессны 1,5 сәгатьтән алырга кирәк. Шуны 5 көн рәттән эшләргә, нәтиҗәсе бар.
ТАМАК ТӨБЕ авыртканда көнгә берничә тапкыр алма серкәсе (яблочный уксус) салынган җылы су белән чайкарга кирәк, һәр чайкаган саен 1 аш кашыгы шушы серкәле суны эчеп куярга. Ярты стакан суга 1 аш кашыгы серкә салына.
КИСЕЛҮ, ЯРАЛАНУдан.
Кул, яисә аяк җинелчә яраланса, киселсә, яраны тиз генә салкын суда юдырырга һәм ярага бераз гына төелгән кара борыч сибәргә кирәк, икенче кулыгыз белән яралы урынны кысып тотыгыз. Ярадагы кан тиз туктаячак.
Безнең киңәшләрдән файдаланыгыз, файдасы тими калмас!
Чыганак: «Реальное время»
Фото: Ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев