Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Котлаулар

Иске Икшермә авылында яшәүче Саимә Биктимерова үзенең 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте

Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Иске Икшермә авыл җирлеге башлыгы Алмаз Биккинин тапшырды.

Бүген райондашабыз Биктимерова Саимә Гыйлметдин кызына 90 яшь тулды

Биктимерова Саимә Гыйлметдин кызы 1936 елның 27 маенда Саба районының Каз-Бигәнәй авылында Мөбәрәкшин Гыйлметдин гаиләсендә туа.

Бигәнәй авылында 5 сыйныфны тәмамлагач, Саимә апа укуын Икшермә мәктәбендә дәвам итә. Чөнки әтисе Гыйлметдин 1950 елда Өч Нарат авылына председатель итеп билгеләнелә. Алар гаиләләре белән әлеге авылга күченеп яши башлыйлар.

1953 елда Иске Икшермә авылына күченәләр. Монда Саимә апа төрле эәләрдә эшли - МТСта, ашханәдә хезмәт куя.

1955 елда Иске Икшермә егете Фәнил белән гаилә корып җибәрәләр, бер-бер артлы 4 кызлары дөньяга килә. Ләкин тормыш иптәшенең гомере кыска була, 40 яшендә бакыйлыкка күчә. Тормыш йөге бар авырлыгы белән Саимә апа җилкәсенә кала.

1960 елда пекарняга эшкә керә, лаеклы ялга чыкканчы пекарняда ипи пешерә.

“Тормыш бик җиңел булмады үземә генә 4 бала белән, ярый әле туганнарым ташаламады, бик зур рәхмәт аларга!” – ди Саимә апа.

Бүгенге көндә Саимә апа кызы Бүләк һәм кияве Фаил тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә. Кызлары, 11 онык, 26 оныкчыгы хәлләрен белеп, һәрдаим кайтып куандырып торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев