Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Котлаулар

Иске Икшермә авылында яшәүче Волостнова Любовь Петровнага 90 яшь тулды

Юбилярны район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Иске Икшермә авыл җирлеге башлыгы Алмаз Биккинин, Икшермә участок хастаханәсе коллективы тәбрикләде.

Любовь Петровна ТАССРның Тактамыш авылында 1936 елның 28 маенда дөньяга килә. 1951 елда Әбде җидееллык мәктәбенең 7 сыйныфын тәмамлап, 1952 елда Арчаның шәфкать туташлары мәктәбендә укый.

1954 елның августында Мамадыш районы Омар авылына дежур шәфкать туташы итеп Омар участок хастаханәсенә җибәрелә. 1955 елда Любовь Петровна кияүгә чыга һәм ире белән Чистай районының Кече Талкыш авылына күченә. Анда ул шәфкать туташы вазифасына билгеләнә, 1957-1958 елларда балалар патронаж шәфкать туташы булып эшли.

1958 елда гаиләсе белән Саба районының Иске Икшермә авылына күчеп килә һәм 1958 елның 1 июнендә Икшермә участок хастаханәсенә дежур шәфкать туташы булып эшли башлый. Ә 1962 елның 11 маенда өлкән шәфкать туташы итеп күчерелә һәм, лаеклы ялга чыкканчы, 1995 елның 8 декабренә кадәр шунда хезмәт куя.

"1958 елдан алып, 1995 елга кадәр, өлкән шәфкать туташы вазифасын башкарган дәвердә минем төп бурычым – авыруларны район хастаханәсенә, Казан хастаханәләренә озата бару булды. Самолетта, йөк машиналарында Казанга, һава торышы начар булганда тракторда озата бардым. Еллар буена яраланучыларга хирургик ярдәм күрсәттем, аяк табаннарыннан пыялалар, күз алмасыннан йомычкалар алдым, кул-аяклар сынган очракларда шина салдым", - дип искә ала хезмәт юлын Любовь Петровна.

Любовь Петровна намуслы хезмәте өчен СССР Югары Советы Президиумы исеменнән, ТАССР Югары Советы Президиумы Указы белән "Хезмәт ветераны" медале белән бүләкләнә.

Волостнов Виктор Алексеевич белән 4 балага тормыш бүләк итәләр. Кулга-кул тотынып, 48 ел бергә гомер итәләр, кызганыч Виктор Алексеевич 2008 елда вафат була. Любовь Петровнаның 8 оныгы һәм 12 оныкчыгы бар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев