Төшке ашка кадәр йокларга яратучыларга уйланырга сәбәп бар, чөнки озак йоклау кешенең гомерен күпкә кыскартырга мөмкин, дип яза academic.oup.com.
Австралия кардиологлары озак йоклау — вакытны бушка уздыру гына түгел, ә күп авырулар барлыкка килүгә сәбәпче дә икәнен ачыклаган. Белгечләр фикеренчә, кирәгеннән артык йоклау йөрәк-кан тамырлары авыруларын китереп чыгара, кан басымы авыруыннан башлап йөрәк туктауга кадәр барып җитәргә мөмкин.
Галимнәр әйтүенчә, 8-9 сәгатьлек йокы 5-10 процентка гомерне кыскарта, ә 10 һәм аннан да озаграк йоклау бу куркынычны 41 процентка арттыра. Бигрәк тә урта яшьтәге буын вәкилләренә көндезге йокы куркыныч тудыра, чөнки бу вакытта ял иткәндә кешенең баш мие тынычлыкта кала, ә аннан соң, уянгач, эшләп китә, бу, үз чиратында, көн белән төн алышынудагы биологик ритмда тайпылышлар китереп чыгара һәм йокысызлыкка, нерв системасы авыруларына китерә.


Нет комментариев