Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
«Үлемсез полк» каһарманнары

Әтием абруйлы шәхес иде...

#МинемГеройМинемГаилә: районыбыз каһарманнарын барлыйбыз

Әтиебез Шәехов Шафик Шәехович 1914 елда Саба районы Яңа Мичән авылында туган. Уку йортын тәмамлагач, Олы Мишә мәктәбендә укыта.

1939 елда армия сафларына алына. Сугыш елларында 144нче авиация базасының бүлек командиры, 39нчы пулеметчылар бүлеге командиры була. Яралангач, 3нче госпитальдә дәвалана. Сугыштан исән-сау туган ягына әйләнеп кайта. "За оборону Кавказа", " За победу над Германией" һ. б күп кенә медальләр иясе- әтиебез сугыштан соң җаваплы эшләрдә эшли: Икшермәдә- парторг, Килдебәктә- мәктәп директоры, Шекшедә- детдом директоры, Сабада - райкомда, Курсабашта- мәктәп директоры, Яңа Мичәндә- мәктәп директоры, " Яңа көч", "Тукай" колхозы рәисе, Яңа Мичәндә- укытучы булып эшләде, абруйлы шәхес булды.

Әниебез Фатиха белән алты бала тәрбияләп үстерделәр. Әтиебезнең дә, әниебезнең дә каберләре Яңа Мичән авылы зиратында. Авыр туфраклары җиңел, урыннары җәннәттә булсын.

Венера Сәхәпова

#МойГеройМояСемья
#МинемГеройМинемГаиләм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев